Лалә утыртыр чак җитте
Лаләрне +4, +8 градуста утырталар.
Лалә утыртыр чак җитте
Чәчәк атканнан соң казып алынган, яхшылап җилләтелгән, сортларга аерылган суганчаларны октябрь аенда туфракка һава температурасы +4, +8 чамасы торганда утырталар. Аннан да җылырак булса, утыртырга иртәрәк. Лалә суганчалары гөмбәчек авыруына бирешүчән. Авыруны булдырмас өчен, утыртыр алдыннан аларны сыек төстәге марганцовка эремәсе, фитоспорин кебек препаратлар белән эшкәртсәң яхшы. Сусыл суганчаларны тычканнар да ярата, алардан саклау өчен, кемдер «Виш-невский» мае тидерә, кемдер керосин сөртә, кемдер кызыл борыч сибә икән.
Лаләләр көпшәк туфраклы, кояшлы, әмма җилдән ышык урыннарда үсәргә ярата. Ел саен, һич югы ике елга бер, суганчаларын казып алмасаң, алар төпкә китә, чәчәк атмый башлый. Пластиктан эшләнгән, иләксыман сай гына савытларга салып утыртсаң, казып ала алмаган очракта да суганчалар төпкә китмәячәк. Суганчалы чәчәкләрне утырту өчен кулай мондый савытлар кибетләрдә сатыла. Алар урынына яшелчә яки җиләк-җимеш саклау өчен эшләнгән пластик кәрҗиннәр дә кулланырга була. Фәкать алар артык тирән генә булмасын. Түтәлдә шушы савыт сыярлык чокыр казып, кәрҗинне урнаштырасың да, төбенә бераз комсу туфрак саласың. Аннары инде суганчаларны тезеп, черемә, ком, көл катнашкан дымлы туфрак белән күмдерәсең. Чокырны өч суганча биеклегендә итеп казырга кирәк. Сайрак утыртсаң, чәчәге вак була, бөтенләй дә атмаска мөмкин. Кыш салкын килеп, кар озаграк ятмаса, өшергә дә күп сорамый. Лалә утыртасы җирнең туфрагы тыгыз булса, бераз ком кертергә кирәк. Суганчаларның араларын 10-15 см калдырсаң әйбәт. Әгәр дә суганчаларны ел да казып ала торган булсагыз, 5-6 см гына калдырсагыз да була. Куерак булса, чәчәк түтәле язын күркәмрәк күренә. Эрерәк суганчаларны түргәрәк, вагракларын алгарак утыртыгыз, чөнки эре суганчалардан тишелеп чыккан үсемлекнең сабагы да озынрак, чәчәге дә эрерәк була, вак суганчадан үскән зәгыйфьрәк чәчәкне күләгәләрлек булмасын.
Фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia