Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Җир җиләгеннән кайнатма

Җир җиләгеннән бик тиз әзерләнә торган кайнатма.

Сезгә җир җиләгеннән тиз әзерләнә торган кайнтама рецептларын тәкъдим итәбез. 

Җир җиләгеннән кемдер кайнтама, компот ясый, суткычка куеп катыра, киптерә. Әлеге җиләктә пектин, шикәр,  тимер, кальций бар. Ул лимон һәм алма кислотасына, С витаминына бай.

Җир җиләге  хәтерне яхшырта, су эчәсе килүне баса, ашкайнату процессын  матдәләр алмашын, кан басымын яхшырта.

Халык медицинасында җиләкне салкын тигәндә, югары кан басымыннан, эчәклектә проблемалар булганда кулланалар. 

Җир җиләгенең согы  организмны  чистартырга булыша. Составында тимер тозлары күп булганлыктан кан тәнчекләре барлыкка килүне көчәйтә. Гемоглобинны яхшыртыга иммунитетны көчәйтергә ярдәм итә.

Җир җиләге  көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа чама хисен югалтмагыз.

Җир җиләгеннән кайнтамалар.

  1. 1 кг юып, чистартылган җир җиләген алып, кәстрүлгә салабыз, ярты стакан су өстибез, 10 минут болгата – болгата кайнатабыз. Аннан сүндерәбез һәм 1 кг шикәр өстәп, эрегәнче болгатабыз. Суынгач кайнатмабыз әзер була.
  2. 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы алыгыз. Юылган җиләкне кәстрүлгә салыгыз, шикәр салып бутагыз һәм  8-10 сәгатькә калдырыгыз. Кәстрүлне әкрен генә утка куеп, кайнатып чыгарыгыз. Биш минут кайнаткач, сүндереп суытыгыз.  Шулай ике-өч тапкыр кабатлагач кайнтама әзер була.
  3. Кайнатмыйча гына ясап, туңдыргычта сакларга була. Җиләкне блендер белән вакларга. 1 кг чистартылган җиләккә 600 грамм шикәр комы  алырга. Җиләк белән шикәр комын болгатабыз, шикәре эреп беткәч тутырып туңдыргычка куябыз.

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса