Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кузгалак - витаминнар чыганагы

Бүген сүзебез барлык витаминнарны да диярлек үзенә туплаган кузгалак турында булыр.

Бакча-аланнарда, урман читләрендә кузгалаклар күренә башлады инде. Кузгалак - дару үләне дә. Микроэлементларга бай булган әлеге үсемлекнең калориялелеге бик түбән икән - 100 граммга 22 ккал тәшкил итә. 100 грамм кузгалак яфрагында 2 грамм аксым, 0,7 грамм май, 3,2 грамм углевод, 2,9 грамм клетчатка, 48 мг С (көнлек норманың 53,3 проценты), 200 мкг А витаминнары (22,2 %) бар. Фосфор, кальций, калий һәм селен - болар кузгалактагы минераллар. Әлеге дә баягы 100 грамм кузгалак яфрагыннан 103 мг магний (25,8 %), 2,4 мг тимер (24 %), 0,3 марганец (15,2 %), 0,1 мг бакыр (14,6 %) алырга була. 

Яшелчәләр арасында В төркеме витаминнарын иң күп тәшкил иткән үсемлек тә әле ул. Баксаң, кузгалак С витамины буенча хәтта шпинат белән лимоннан алдарак тора. Ачы булуы анда аскорбин кислотасының күплеген дәлилли. Витаминнар һәм микроэлементлар составының байлыгы тире, чәч, тырнак, тешләр торышына уңай тәэсир итә. Борынгылар аны антисептик урынына, кан агуны туктату һәм башкалар өчен еш кулланганнар. Ә тамыры халык медицинасында эчне ныгытучы чара буларак файдаланылган.

Файдасы күп булса да, кузгалакны бөерендә таш булган, подагра, организмында тоз әйләнеше бозылган, бөер һәм эчәкләрендә ялкынсыну авырулы, ашказаны җәрәхәтле кешеләргә ашарга киңәш ителми.

Фото: Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса