Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Лимонны көнкүрештә куллануның биш гадәти булмаган ысулы

Лимонның бер яртысы гына көнкүреш химиясенең ун төрле шешәсен алыштыра ала.

Лимонны яратырга яки яратмаска да мөмкин, ләкин бу җимешнең искиткеч файдалы булуын беркем дә кире какмас.  

Лимон популяр гель яки порошокка караганда яхшырак:

Кисү тактасын лимон белән чистартырга мөмкин. Моның өчен аны юып, өслеген лимон кисәкләре белән ышкырга кирәк. Лимон кислотасы эшләсен өчен, тактаны төнгә калдырыгыз. Әлеге ысул белән пластик, агач һәм пыяладан ясалган такталарны чистартырга мөмкин.

Микродулкынлы мичне чистартырга мөмкин.  Стаканга 100 мл су салыгыз, лимон согын шунда сыгарга кирәк. Микроволновканы 2 минутка кабызыгыз. Бу вакыт эчендә пар барлык пычрануларны йомшарта һәм бактерияләрне җиңел генә җиңә. Сезгә чиста чүпрәк белән стеналарны сөртеп чыгасы гына кала.

Биналардагы яман исләрне бетерә. Спрей шешәсенә салкын су салыгыз һәм анда 3-4 тамчы лимон согы кушыгыз. Йомшак җиһазны да кертеп, барлык өслекләргә сибәргә мөмкин.

Раковиналарны чиста һәм ялтыравыклы итәчәк. Ярты лимонны сөртегез һәм ярты сәгатькә калдырыгыз. Лимон кислотасы майны һәм башка пычрануларны ашый. Аннары  кайнар су белән юыгыз.

Киемдәге тапны да бетерә лимон согы. Лимон хәтта помидор  яки шәраб табын да бетерә. Соус калдыкларын салкын суда юешләнгән чиста губка белән чистартыгыз. Аннан өстенә лимон согы агызыгыз һәм  15 минуттан соң гадәттәгечә юарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса