Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кыш көне сәламәтлек өчен кирәкле иң файдалы ризык

Әлеге продуктны кышын көн дә ашарга кирәк диләр.

Табиб-диетолог сәламәтлек өчен иң файдалы продуктны атады. 

Белгеч сүзләренчә, сүз тозланган (квашеная) кәбестә турында бара, анда С витамины күп.

Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге продукт елның салкын вакыты өчен актуаль булган  сәламәтлек проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.

"Кәбестә С витаминына һәм эчәк өчен файдалы пробиотикларга бик бай", дип аңлатты диетолог. - Димәк, ул иммунитетны ныгытырга һәм кешенең ашкайнату системасының сәламәтлеген сакларга булыша. Бу файдалы үзлекләр продуктта озак вакытлы ферментация процессы аркасында барлыкка килә", - дип сөйләде эксперт.

Иммунитетны ныгыту һәм эчәк эшен нормальләштерүдән тыш, мондый кәбестә, табиб ассызыклаганча, организмның файдалы макро һәм микроэлементларны үзләштерүен яхшырта ала. Мәсәлән, тимер, цинк һәм кальцийны.

Моннан тыш, ул организмның вирус һөҗүмнәренә каршы торучанлыгын арттыра, организмга майны нәтиҗәле яндырырга ярдәм итә.

"Тозлаган кәбестәнең канада галимнәре 3-4 ай дәвамында көн саен 5-10 килограмм артык авырлыктан котылырга ярдәм итүен ачыклый", - дип сөйләде Дмитренко.

Шул ук вакытта мондый кәбестәне бөтен кешегә дә ашарга ярамый.

"Гипертония, хроник бөер җитешсезлеге, ашказаны җәрәхәте, эчәк ялкынсынуы яки ярсыган эчәк синдромы белән авыручы кешеләргә продуктны куллануны чикләргә яки аны бөтенләй үз рационыгыздан алырга кирәк", — дип йомгаклады диетолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса