Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

«Яшел» рецептлар

Авокадоны хәзер күп ризыкларга кушалар.

Файдалы да, туклыклы да ул. Аеруча иртәнге аш вакытында ашасаң, төшкә кадәр җитәрлек энергия туплыйсың.

Салат. Руккола, яшел салатны юыгыз, бик тирән булмаган тәлинкә төбенә салыгыз. Өстенә черри помидорын урталай, телемләп кыяр, шакмак-лап борыч турагыз. Зәйтүн мае, лимон согы кушып, салат өстенә салыгыз. Тәм өчен кунжут орлыгы сибәргә дә мөмкин.

Иртәнге аш. Авокадоны урталай кисегез, төшен алып, шул урынга йомырка салыгыз. Мичтә 15 минут пешерегез. Бик ваклап тавык ите яисә казылык турагыз, шуны авокадо өстенә салыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса