Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яз һәм авитаминоз

Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Бу чорда витаминнар запасларын тулыландыру ихтыяҗы да арта.

Кышкы салкыннардан һәм авырулардан соң кояшның, шулай ук организмга кирәкле матдәләрнең җитмәве үзен сиздерә башлый. Арыганлык, апатия, йокымсырау, таркаулык, төссез чәчләр, сынучан тырнаклар, тиренең корылануы - язгы авитаминозның алыштыргысыз билгеләре әнә шулар.

Организмда нинди витамин җитмәвен ничек билгеләргә?

l Күзләрнең коры булуы һәм башка күз авырулары А һәм бета-каротин витамины җитмәү симп-томнары булып тора.

lРационда В1 (тиамин) витамины җитмәгән очракта йөрәкнең еш тибүе, тын кысылу кебек күңелсез күренешләр барлыкка килергә мөмкин.

lВ12 җитмәүнең симптомнары - аяк-кулларның оюы, анемия, арыганлык, лайлалы тышчаның ялкынсынуы һәм хәтер начараю.

lС витамины сәламәт иммунитет һәм организм-ның төрле тукымаларын торгызу өчен кирәк. Ул тән тиресен матур һәм яшь, сеңерләрне, буыннарны сыгылмалы тотарга ярдәм итә. Хроник авырулардан саклый. Организмны инфекцияләрдән саклаучы кандагы ак тәнчекләр эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Яраларның төзәлүен тизләтә.

lD витамины нык сөякләр һәм яхшы иммунитет өчен кирәк. Бу танылган витаминны кояш яктысы аша яки ризык белән туплап була. Аның дефициты сабыйларда һәм кече яшьтәге балаларда рахит китереп чыгара, ә өлкәннәрдә мускуллар, сөякләр авыртуы, көчсезлек, организмның вирусларга һәм инфекцияләргә бирешүен булдыра.

lК витаминының түбән дәрәҗәсе контрольдә тотылмый торган кан агу куркынычын арттырырга һәм күгәрекләр сәбәбе булырга мөмкин. К витамины дефициты өлкәннәрдә сирәк очрый, әмма яңа туган сабыйларда бик еш.

Рациональ туклану авитаминозны профилактикалауда мөһим роль уйный.

lА витамины җитешмәвен кисәтү өчен, бавыр, сөт, йомырка һәм балык майлары кебек продуктларга игътибар итәргә кирәк. Шулай ук кишер, кабак, чөгендер, кычыткан, помидор, кукуруз, кызыл борыч та файдага гына.

lВ1 витаминына кедр чикләвеге һәм фисташкалар, карабодай, көрән дөге кебек продуктлар бай. Тиаминны яшел борчак, солы һәм ясмык белән дә алырга була.

lВ12 витаминына бавыр, балык, кыяклылар, кызыл ит, майсыз сөт продуктлары, сыр һәм йомырка бай.

lЦитруслы җиләк-җимешләр, ананас, алма, гөлҗимеш, карлыган, сырганак С витаминының төп чыганагы булып тора.

lД витамины югары булган табигый продуктларга диңгез һәм елга балыкларының майлы сортлары, майлы сөт продуктлары, урман гөмбәләре, йомырка сарысы керә.

Безнең рационда ике төр К витамины бар. К1 яшелчәләрдә, соя ногытларында, зәйтүн мае һәм коры җиләк-җимешләрдә бар. К2 витамины сөт продуктларында бар һәм ул эчәклектә бактерияләр ярдәмендә эшкәртелә.

 

Кагыйдә буларак, сезонлы авырулар проблемасын хәл итү өчен туклануга төзәтмәләр кертү дә җитә, ләкин кискенләшүләр очрагында организмыгызга өстәмә ярдәм билгеләү өчен тикшерү узарга кирәк. Үз-үзегезне вакытында кайгыртыгыз. Сәламәтлекне сатып алып булмый!

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса