Өйдә тәмле ис килеп торсын өчен
...
1 Келәм, паласларыгызны ешрак җилләтеп торыгыз. Алар исне үзләренә бик тиз сең-дерәләр. Бала булган өйдә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк.
2 Чүп чиләген юып торыгыз. Пакетны ташлагач, чиләк төбендә бозыла торган калдыклар калмасын.
3 Зур булмаган кәстрүлгә лимон яки әфлисун кисәкләре, бөтнек яки лаванда салып, су кайнатыгыз. Өегез тәмле искә күмеләчәк.
4 Бүлмәләргә тәмле ис килеп тора торган шәмнәр, махсус бүлмә майлары куеп чыгарга мөмкин.
5 Бүлмә гөлләре үстерегез. Алар һаваны яхшы чистарталар.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа