Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Яңа ел чыршысын ничек сайларга, кайда куярга?

Нарат һәм чыршы агачы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен файдалы.

“Әгәр агачлар махсус, рәсми чыршы базарларында сатыла икән, аларны законлы рәвештә кискәннәр дигән сүз. Чыршыларны сату законлы булса, бу хакта элмә такта, ә сатучыда касса аппараты, сату өчен рөхсәт бирелгән талон, бәяләр язылган бит, төргәк өчен материал, агач размерын үлчәү өчен линейка, тәкъдимнәр һәм бәяләмәләр китабы булырга тиеш”, - диләр белгечләр.

Чыршы сайлаганда ботакларын тотып карарга кирәк. Алар җиңел бөгелергә, ә агачның кәүсәсе энәләр белән капланган булырга тиеш. Агачның кәүсәсе белән җиргә суккалап карарга һәм ылысларының коелу-коелмавына игътибар итәргә кирәк. Сыйфатлы агачның ылыслары коелырга тиеш түгел. Сыйфатлы ясалма чыршыдан чит исләр килмәскә тиеш, мондыйларның ылысы коелмый.

Шулай ук белгечләр, яңа киселгән агач фатирда 8 көннән алып 12 көнгә кадәр тора дип белдерә. Ә нарат һәм чыршы агачы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен файдалы.

Купшы  чыршы алырга тырышыгыз, ботаклары артык нечкә, зәгыйф агач фәкыйрьлек китерергә мөмкин икән. Чыршыны өйнең буш почмагына куя аласыз. Бүлмә уртасына куймагыз, күңелсезлекләр киләчәк.


Әгәр гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, мәхәббәт  телисез икән, чыршыны ишектән сул яктагы стена буена урнаштырыгыз. Ә финанс уңышларына ирешергә теләсәгез, Яңа ел агачын фатирның сул почмагына куярга тырышыгыз. Акча формасындагы уенчыклар белән дә бизәргә була чыршыны.

Чыршыны бизәгәндә, төсләргә игътибар итегез.  "Зәңгәрсу, көмеш, кызыл, ак, яшел һәм коңгырт төсләр тылсым көченә ия!",- ди белгечләр.

 

Хуш исле чыршы сезгә Яңа ел кәефе бүләк итсен! 

 

Бәйрәмнәрдән соң чын чыршыны махсус җыю пунктларына утилизациягә бирергә онытмагыз. Болай эшләгәндә ул алга таба да кешеләргә файда китерәчәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса