Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кишерне ничек сакларга?

Кишерне кышка саклау өчен киңәшләр.

Кишерне базда сакларга була. Сабакларын кисеп, туфрактан чистартып киптерергә кирәк. Аннары базга салырга мөмкин.


Кишерне тартмаларда да саклыйлар. Агач яки пластик тартмага 2 см чамасы елга комы, ылыслы агачтан пычкы чүбе, суган кабыгы яки мүк салыгыз. Алар барысы да коры булырга тиеш. Шуның өстенә бер рәт итеп кишер тезегез. Алар бер-берсенә тиеп тормасын. Кишер өстенә тагын ком, пычкы чүбе яки башка нәрсә тутырыгыз. Шулай итеп кишерне катлап салып чыгыгыз. Өстән калын итеп тагын ком яки башка әйбер тутырыгыз, дип яза "Интертат".


Кишерне пакетларга тутырып саклап була. Вакуумлы пакетларда яхшы саклана. 


Кайчакта ике ысулны берләштереп тә була. Кишерне пакетка салып, арасына пычкы чүбе тутырып, ныклап бәйләп куярга була.


Кишерне суыткычка пакетка салып та айлар буена сакларга мөмкин. Шулай ук туңдыргычка турап яки угычтан чыгарып, пакетларга салып, катырырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса