Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ташкабактан салат

Әлеге тәмле ризык кышкылыкка саклар өчен түгел, ә ясаган көнне үк ашала торган. Ул яшь, орлыкланмаган ташкабак, кишер һәм кыярдан әзерләнә.

Салат өчен 1 ташкабак, 1 кишер, 1 кыяр, укроп, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 4 аш кашыгы алма серкәсе, бер аш кашыгы соя соусы, бер аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз кирәк.

 Яшелчәләрне озынча итеп махсус кыргыч аша чыгарабыз, укроп кушабыз. Үсемлек мае, алма серкәсе, соя соусы, тоз, шикәр комы кушып ясалган тозлык салып болгатабыз. 5-6 сәгатькә суыткычка куеп торсаң, салат тагын да тәмләнә төшә.

 

Ташкабактан   дөгеле салат

Кышкылыкка салат ясау өчен 1 кг ташкабак, 1 стакан түгәрәк дөге, 2 кишер, 2 баш суган, 2 татлы борыч, 500 г помидор, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 50 г 9% лы аш серкәсе, 150 г үсемлек мае, 300 г су кирәк.

Ташкабакларны юабыз, уртасын алып, шакмакларга турыйбыз. Эрерәк итәргә дә була, чөнки ташкабак тиз пешә һәм йомшак була.

Помидорны иттарткыч аша чыгарабыз. Шуңа тоз, шикәр комы, май кушып болгатабыз һәм көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыкканнан соң хасил булган сокка вак итеп туралган суган, кыргычтан үткәрелгән кишер кушабыз. 10 минут томалап пешерәбез. Татлы борычны турап салабыз да тагын 10 минут тотабыз. Аннары туралган ташкабакларны салып, уртача утта тагын 10 минут пешерәбез. Юылган дөгенең суын саркытабыз һәм салатка салабыз. Су кушабыз һәм дөге йомшарганчы пешерәбез. 30 минуттан, дөге икеләтә артканнан соң, аш серкәсе салып бутыйбыз һәм тагын 5 минут томалап пешерәбез. Салатны парландырылган банкаларга кайнар килеш тутырып, кайнар су белән чайкалган капкач белән ябып, «тун» астына җылыга куябыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса