Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Мунча яратучыларга киңәшләр

Мунча турында моны белү файдалы.

Мунчаның кеше сәламәтлеге өчен файдасы зур. 

Пар һәм югары температура тирене чистарта һәм аны сыгылмалы итә, май бизләренең эшен нормальләштерә. Мунчадан соң бит төсе яхшыра, арыганлык һәм йокысызлык эзләре югала. Авырлыкны нормальләштерә, целлюлитны киметә. Мунчага бару матдәләр алмашынуын тизләтүгә һәм аннан соң токсиннарны чыгаруга китерә.

Мунча яратучылар әлеге киңәшләргә колак салыгыз:

*Чабынырга барганда ике сәгать ашарга ярамый.

*Тик артык күп ашап яки ач карынга чабынырга ярамый, организмда җылылык алмашы бозыла. Аңны югалтырга яки кан басымы күтәрелергә мөмкин.

*Пар бүлмәсендә 2-3 минут аскы киштәдә утырыгыз. Бу вакыт эчендә эссегә күнегәчәксез. Шуннан соң гына өскә менеп утырыгыз.

*Тәнегез төсе алсу булырга тиеш. Әгәр дә кызыл таплар барлыкка килә кән чыгарга кирәк, бу тәнегез артык кызган дигән сүз.

*Башыгыз белән салкын суга чуммагыз, юкса кан тамырлары кискен кысылачак. Кан кинәт башка йөгерә. Моның нәтиҗәсендә баш авыртуы һәм җилкәдән өстәрәк – авырлык барлыкка килергә мөмкин. Инсульт булуы мөмкин.

*Чиста яки минераллы су эчегез. Чабыну бүлмәсенә кергәнче 1-2 стакан эчәргә кирәк. Алкогольдән баш тартыгыз. Спиртлы эчемлекләр организмны сусызландыра, ә мунчада болай да сыеклык күп югала.

*Пешекләнгән себерке белән чабыныгыз. Кипкән себерке булса, аны 12 сәгать суда тотарга крәк. Анннан15-20 минутка кайнар суда тотарга. Мондый массаж кан әйләнешен яхшырта, тире күзәнәкләрен сулата, лимфаны кудыра. 

Сәламәт булыгыз! 

Мунча яман шеш, эпилепсия, үпкә туберкулезы, миокард инфарктыннан соң, тахикардия билгеләре булган кешеләргә ярамый. Кан тамырлары склерозы белән, аз канлылык белән, Боткин авыруы белән, шулай ук кан китү билгеләре булган җәрәхәт авыруы белән авыручыларга да мунча тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса