Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Торт рецепты

Табыныгызны ничек төрлеләндерергә белмәсәгез, бу тортны әзерләү - бик уңайлы ысул.

Камыр ясау: 

3 йомырка,
1 стакан шикәр комы,
4-5 аш кашыгы кибет каймагы,
1 банка куертылган сөт,
1 чәй кашыгы сода,
2-3 стакан он;

  1. Йомырканы шикәр комы белән бергә күпертергә, каймак белән куертылган сөт өстәргә.
  2. Онны сода белән бутарга. Аш кашыгы белән болгатып, йомыркалы массага онны кушарга һәм яхшылап болгатырга.
  3. Әлеге массаны ике тигез олешкә бүлеп, ике корж пешерергә.
  4. Духовканы алдан җылытып, 180-200 градуста пешерергә.


Крем ясау:
Моның өчен 750 гр кибет каймагын 1 стакан шикәр комы белән кушарга. Крем әзер, ул сыеграк  булырга тиеш.

Тортны ясау тәртибе:

  1. Коржның берсен үзегез теләгән диаметрда кисеп алып, формага (тәлинкә яки поднос) җәяргә.
  2. Өстенә кырыйларыннан акмаслык итеп, сеңдереп крем агызырга.
  3. Икенче корждан шакмаклар кисеп, кремга манчып өяргә, калган кремны кашык белән өстенә сак кына коярга.
  4. Ахырдан матурлык өчен шоколад кырып сибәргә була. Кимендә 3-4 сәгать салкын урында тотканнан соң, чәй янына куярга.

Ашларыгыз тәмле, ризыкларыгыз бәрәкәтле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса