Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Укроп йөз чиргә дәва

Ризык эшкәртелү бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм сулыш юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар.

Төнәтмәне 1:10 нисбәтендә ясыйлар (1 өлешкә - 10 өлеш су). Мондый төнәтмә сидек кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгын какырык чыгаручы, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән дәвалаучы чара буларак та файдаланалар. Моның өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су коялар да, суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1 әр аш кашыгы эчәләр.

Укроп күңел болгануны баса. Ул шикәр диабеты белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.

Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн дәвамында көн саен 20 минутка күзләргә ябалар. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап торган су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

Укроп төнәтмәсе эчү имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса