Эремчектән тәмле пирог рецепты
Рецепты да шундый гади, үзе тәмле.
Эчлеккә кирәк:
2 кап йомшак эремчек,
2 йомырка,
шикәр комы,
3 аш кашыгы каймак
Камыр өчен:
2 йомырка
ак май
шикәр комы
сода
он
Әзерләү барышы:
Йомшак ак майга шикәр комы, сода, он салып камыр басарга һәм уклау белән җәеп табага салырга, аннан эчлекне салып пешерергә.
Теләк буенча төрле җиләк-җимеш белән бизәргә була.
Ризыгыбыз әзер! Ашыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа