Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Аспирин битне чистарта

Һәр хатын-кыз чиста бит тиресе турында хыяллана. Тирене дөрес тәрбияләргә кирәклеген һәркем белә. Даруханәләрдә сатылучы гап-гади аспирин да могҗизалар тудырырга сәләтле.

Аспирин – косметика чарасы. Ас­пирин катнашындагы маскалар тән тиресен чистартырга, аны сафландырырга ярдәм итәр. Ас­пирин ялкынсынуларны кисә­тә, дәвалау үзлекләренә ия. Май бүленү процессын җайлый, тән­не чис­тарта. 

Маска өчен тышчасы булмаган гап-гади аспирин кирәк булачак. Әмма эшкә керешер алдыннан шунысына игътибар итегез: аспирин кайберәүләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин, ә йөкле һәм имезүче хатын-кызларга  андый маскалар тыелган. Шулай ук биттә җәрәхәтләр булганда да кулланырга ярамый.

Катнаш яки майлы тирене чистарту өчен 4 аспирин төймәсе алып, вакларга, шуңа 1 чәй кашыгы үсемлек мае,  җылытылган бал һәм 1 аш кашыгы су салына. Масканы биткә сөртеп, җиңелчә массажларга кирәк. 10 минуттан җы­лымса су белән юып алыгыз.

Бит тиресен агарту өчен вакланган 4 аспирин төймәсенә 1 аш кашыгы лимон согы кушарга кирәк. 10 минут тотарга ярый.  Аны 1 литр суга 1 аш кашыгы сода кушып юып төше­рергә кирәк.

 Нормаль бит тиресе өчен түбәндәге масканы ясагыз: 2 төймәне изәргә, шуңа 2 аш кашыгы кефир яки йогурт кушарга. Масканы 20-30 минут тотарга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса