Тозның файдасы да, зыяны да бар
Декабрь аена да аяк бастык. Табигатькә чын-чынлап кыш килде.
Бер-ике көн эчендә җир өстен кар каплады. Юлларны карап тотарга тиешле службалар бозлавыкларны ничек каршылады икән? Әлеге сорауга җавап бирү өчен без үзебезчә рейд уздырдык.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең ноябрь аенда үткәрелгән утырышында юл хуҗалыгы службалары җитәкчеләре кышкы чорга әзер булуларын әйткән иде. Мәгълүм булганча, шәһәр һәм район юлларын 3 предприятие карап тота. Калабыздагы урам-юл челтәренә "Әлмәт шәһәр юллары идарәсе" муниципаль унитар предприятиесе хезмәт күрсәтә. Аның карамагына 4,5 миллион квадрат метр автоюл һәм тротуар тапшырылган. Сишәмбе көнне транспорт агымы зур булган барлык үзәк урамнарны карап чыктык. Тулаем алганда, безнең карашка ризасызлык белдерергә җирлек күзәтелмәде. Юллар тайгак түгел, киресенчә, кайбер урыннар яз-көзне хәтерләтеп җепшек, сулы иде. АГУАДтан алган мәгълүматларга караганда, 1 декабрьдән башлап урамнарны чистартырга 302 берәмлек техника чыккан. Берничә көн эчендә 297 кубометр кар түгелгән, юлларга 45 кубометр ком-тоз катнашмасы сибелгән. Бозлавыкка каршы булган 132 кубометр сыек реагент кулланылган. Бу урында без сораштыру уздырган бер шоферның зарын да җиткереп үтәсе килә.
- Юлларга ком гына сипсәләр дә ярый бит инде. Безнең шәһәрдә нигәдер химик реагентларга, тозлы суга өстенлек бирәләр. Тозлы суның аяк киемнәрен, машинаны "ашавын" һәркем белә. Ул тузан белән кала, машиналар узганда эрегән кар-су белән юл кырыйларына сибелә. Аннан агачлар корый, - диде 34 ел стажлы шофер Илдар Шәфыйков.
Бер уңайдан тротуарларга һәм ишегалларына да күз салырга булдык. Шәһәр эчендәге җәяүлеләр юлларын боз-кардан шулай ук АГУАД хезмәткәрләре чистарта. Менә ничә көн инде иртәнге якта аларның баш күтәрми эшләүләренә тап булам.
- Кулга көрәк-себеркене иртәнге сәгать алтыда ук алабыз һәм 4 кә кадәр тротуар чистартабыз, - диде Нина Иванова һәм Анастасия Минеева. - Кыш безнең өчен авыр һәм тагын да җаваплырак чор. Кешеләр эшкә кузгалганчы баскычларны чистартып куярга тырышабыз.
Тротуарлардан да зарланучылар табылды. Монда да күпчелек тозлы су сибүләргә ризасызлык белдерде. Бигрәк тә балаларын җитәкләп бакчага ашыгучылар юлларны шул рәвешчә боздан арындыруга каршы. Алар кар эрегән юлдан баруның авырлыгын, чана, ледянка тартырга мөмкин булмавын әйттеләр. Ленин урамында гына да берничә урында шушындый күренешкә тап булдык.
Ишегалларындагы карны нигездә җыештыручылар көри. Алар булган территорияләрдә чиста. Дөрес, әлегә кар күп түгел. Булганын машиналар йөри-йөри таптап бетергән һәм шуңа да әллә ни көч куярга туры килмәгән.
Кыш башланды гына әле. Алда кар-бураннар да, көчле бозлавыклар да булыр. Елның бу фасылында җәяүлеләрдән дә, машина йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы, сак йөрү, барлык юл кагыйдәләрен үтәү сорала. Бәхетсезлек аяк астында. Шуны онытмыйк!
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа