Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы фермерларга бурыч куйды

1 февраль көнне Әлмәт районы фермерлары белән Кама-Исмәгыйль авылында терлекләрне кышлату турында киңәшмә узды. Анда район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты.

1 февраль көнне Әлмәт районы фермерлары белән Кама-Исмәгыйль авылында терлекләрне кышлату турында киңәшмә узды. Анда  район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты.

Район фермерларын һәм идарә җитәкчеләрен «Чагылтау» ҖЧҖ башлыгы Гомәр Нәбиев каршы алды. Ул килгән кунакларны хуҗалык белән таныштырды, тереклекне тоту шартларын күрсәтте.

Гомәр Нәбиев кунаклар белән тәҗрибә уртаклашты, көтүлекләрне ашату һәм карау буенча киңәшләр алды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев «Чагылтау»да сөт саву һәм орлыкландыру мәсьәләләре өстендә эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Җитәкчене Тимур Нагуманов та хуплады.

– Ел йомгаклары буенча хуҗалыкта бер сыер дүрт тоннадан азрак сөт бирә. Үсешкә омтылырга кирәк, - дип ассызыклады район башлыгы. - Сез күрсәткечне биш-алты тоннага кадәр җиткерә аласыз.

Җитәкчеләргә районның фермер хуҗалыклары ассоциациясенең яңа рәисе Алексей Заикинны тәкъдим иттеләр. Ул сарыкчылык белән ничә ел дәвамыеда  уңышлы шөгыльләнә. Аның тәҗрибәсе һәм эш күнекмәләре фермерларга файдалы булачак. Шулай ук киңәшмә барышында ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов йогышлы авырулардан саклау турында лекция укыды.

Очрашу ахырында «Чагылтау» ҖЧҖ башлыгы сыер абзарларын төзекләндерү планнары турында сөйләде һәм хезмәткәрләр торагы өчен файдаланылачак әзер диярлек йортны күрсәтте. Фермерлар хезмәткәрләрне җәлеп итүдә торак мәсьәләсен күп нәрсә хәл итә, дип килеште.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса