Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент үзе контрольлек итә

Якшәмбе көнне торак йортларга, мәгариф объектларына капиталь ремонт уздыру, ФАПлар төзелеше программаларын тормышка ашыруга, шулай ук күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирүгә багышланган ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимындагы киңәшмә булып узды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин үзенең докладында билгеләп үткәнчә, 22 июньгә 27 муниципаль берәмлектә 162 торак йортта капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланган. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча барлыгы 3 миллиард 130 миллион сумлык эш башкарылган. Бу еллык лимитның 72 проценты дигән сүз. Ләкин шулай булуга да карамастан, инспекциягә 1 миллиард 328 миллион сумлык эш турындагы акт тапшырылган.

Без инде күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт уздыру буенча өстәмә программа каралуын хәбәр иткән идек инде. Аның нигезендә 0,65 миллион квадрат метр тәшкил иткән 65 йорт ремонтланачак, 231 лифт алыштырылачак. Өстәмә программаның финанс күләменә килгәндә, аңа каралган 370 миллион 273 мең сумның торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондына 211 миллион 015 мең, муниципаль берәмлекләр бюджетына 124 миллион 836 миллион, милекчеләргә 34 миллион 423 мең сумы туры килә.

Шулай ук быел 5 мең 238 фатирны үзләрендә генә җылытуга күчерү планлаштырылган. 22 июньгә 1429 ында җиһазларны тулысынча монтажлау уздырылган.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү эше график нигезендә алып барыла. 162 мәктәпнең дә барысында да капиталь ремонт бара. 45 муниципаль берәмлекнең 12 сендә графиктан артта калу күзәтелә. Эш сыйфатында күчмә тикшерүләр уздырыла.

Р.Н.Миңнеханов документларны үзвакытында тутырып җибәрергә кирәклегенә күрсәтте. Шуның аркасында Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан акча килү тоткарлана. Президент капиталь ремонт барышында җитешсезлекләргә юл куйган идарәче компанияләргә карата штраф кулланырга тәкъдим итте.

Әлмәт муниципаль районына килгәндә, бездә быел 24 торак йортта капиталь ремонт бара. Шуларның бишесендә эшләр шушы арада тәмамланачак. Өстәмә программада каралган акчага өч торак йортның 10 лифтын ремонтлау күздә тотыла.

И.Апачаева.

Фото: http://gazetabloknot.ru/volgograd/index.php/novosti?start=360

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250