Әлмәт журналистлары спортны да үз итә
Әлмәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Журналистлар берлеге әгъзалары "Мирас" спорт комплексына җыелды.

Әмма бу юлы видеокамералар, диктофоннар, блокнот-каләмләрсез. Ял итәргә!

Россия матбугаты көнен соңлап булса да "Күңелле стартлар" белән бәйрәм иттеләр.

#Әлмәттаңнары коллективы да уеннарда катнашып, җитез, физик яктан көчле булуын күрсәтте.

Сынатмадык, кыскасы. Ахырдан бассейнда йөзеп, ару-талуларны юып та төшердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia