Әлмәт балалары Кыш бабайдан нинди бүләк көтә?
Яңа елга 11 көн вакыт калып бара. Аны һәркем, аеруча балалар түземсезлек белән көтә. Шулай булмый мөмкин түгел. Ул бит могҗизалар, кызыклы, мавыктыргыч, тәмле, иң мөһиме - көтелгән бүләкләр бәйрәме.
- Кыш бабайдан нәрсә сорарга җыенасың? - дим кызымнан (Камилә әле бүләкне Кыш бабай алып килгәненә, мендәр астындагы тешне фея алганына ышана, әллә инде безне инандыра).
- Планшет сорасам бүләк итәр микән? - ди бу.
- Ай-һай, балам, аны сораучылар бер син түгел, андый кыйммәтле бүләк өләшмәс, - дим.
Бәлки алган да булыр идек. Тик төньяк башкаладагы түтәсе: "1 нче сыйныфны уңышлы тәмамласаң, планшет яки ноутбук алып бирермен", - дип укуга стимул биреп киткән иде. Ничек инде ирекле баштан шундый этәргеч көчтән баш тартыйм.
- Әллә маңгаеннан сыйпагач хәрәкәткә килә торган песи сорыйм микән? -ди кызым.
- Узган ел шундый эт баласы теләгән идең, рәтләп уйнамадың да... Аннан соң син бит инде укучы, бала-чага уенчыгы сорап, Кыш бабайны көлдермә, - дидем.
Үскәч кеше балачак хыялларын оныта икән ул. "Күңел теләгән" белән "файдалы" дигән төшенчәләрне берләштерергә яки бөтенләй алмаштырырга омтыла.
Бәйрәм "исе" кибеттән башлана
Яңа ел килгәнне нәрсә белгертә дип уйлыйсыз? Юк шул. Календарь да, урамдагы аллы-гөлле утлар да түгел. Иң беренче булып кибет киштәләрендә татлы бүләкләр пәйда була. Монысы универсаль бүләк. Аның ниндиләре генә юк: Кыш бабай, Кар кызы төшерелгән ямьле катыргы каптагылары да (аларының да формалары төрле), ачык сурәтле калай банкадагылары да, берәр җәнлек (нигездә зодиак билгесенә карап) төшерелгән чүпрәк капчыклылары да. Бәяләре күләменә карап 76 сум (10 кәнфит сыйган 100 граммлы түгәрәк катыргы шар) һәм аннан да кыйммәтрәк. 900 граммлы капка, мисал өчен, төрле җитештерүчеләрдән 40 кәнфит, бер кечкенә шоколад, берәр кап печенье, вафли һәм 200 граммлы сок салынган. Бәясе 250 сум. 35 кәнфитле 500 граммлы катыргы тартманың тышында бизәлгән чыршы формасында чайнворды да бар. Монысын 159 сумга кулга төшерергә була. Сыйныф ата-аналары җыелышында без дә шулай хәл иттек: татлы бүләк алабыз. Кайсы җитештерүченекен дип тә озак баш ватмадык.
- "Киндер"ны бөтен бала да ярата. Бәясе 250 сум тирәсе. Шуннан яхшысы һәм отышлысы булмас, - дигәнне дәррәү якладык. Күрше "Д" сыйныфы татлы бүләккә өстәп, берәр уен салырга булган.
- Бүләк бәяләрен күзләп йөргәндә 11-13 яшьләрдәге ике кыз белән аралашып алдык. "Кыш бабайдан бүләк көтәсезме?" - дигән соравыма, йөзләренә гаҗәпләнү чыгарып: "Әлбәттә", - дип җавап кайтардылар. Баксаң, алар да мәктәптәге Яңа ел кичәсендә Кыш бабайдан татлы бүләккә өметләнәләр. Өйдә бизәлгән чыршы астында сюрприз булыр дигән ышанычлары да юк түгел.
- Мин әниләрдән планшет сораган идем. Бүләкне алдан ук бирделәр, - ди Алинә исемлесе.
- Мин кызыл йөрәк тоткан йомшак аю бирүләрен телим, - диде Полина. - Әллә сез Кыш бабаймы?! - дип сораулы караш та ташлады.
Уңышлы шаяруларына сөенеп, көлешә-көлешә кызлар юлларын дәвам итте. Кибеткә керү белән йомшак уенчыклар киштәсенә таба атладым. Йомшак аюның кечкенәсе 265 сум. Зуррагы 2500 тирәсе. Планшет бәясе белән чагыштырганда әллә ни кыйммәт түгел. Тик әти-әнисенең кереме күпмедер бит?! Уенчыкларның да ниндиләре генә юк. Мавыктыргыч өстәл уеннары, роботлар, курчаклар, кул эшләре... Бәйрәм уңаеннан күбесе ташлама белән тәкъдим ителә.
Кемгә нәрсә
Интернетта уздырылган сораштыруларга күз салсаң, өмет замана технологияләре яклы: кечкенәләр бүләккә интерактив уенчыклар көтә. Матур кием, тимераяк, чаңгы, ролик, тау чаңгысы кебек спорт инвентарьлары да популяр. Ә өлкәннәрнең смартфон, планшет, ноутбук кебек бүләктән баш тартмаска исәпләре. Сораштыру күрсәткәнчә, узган ел белән чагыштырганда быел фотоаппаратлар белән кызыксыну да арткан икән. Шулай ук берәр маҗаралы тамашага, яки тарихи урынга, курортка сәяхәт, эт, песи, әрлән кебек дүртаяклы дуслар, электрон, шулай ук басма китап та бар көтелгән бүләкләр исемлегендә... Кызык, Яңа елга Кыш бабайдан энекәш яки сеңелкәш сораучы бар микән хәзер? Һәрхәлдә, миңа очрамады.
Ләйләгөл Минаева
Наилә Шәфигуллина, 10 яшь:
- Яңа елдан мин тик яхшылыклар гына көтәм: уңышлар, яңа дуслар, яңа очрашулар, сәяхәтләр... Буш вакытымда шул яңа дуслар белән аралашырга, хатлар язышырга, фотога төшерергә бәләкәй генә планшет та булса, комачауламас иде. Әлегәчә мине иң куандырган һәм кадерле бүләк узган ел Мәскәүдән Лена апам җибәргән күлмәк булды. Белсәгез, ул шундый матур. Бик яратып киям.
Луиза Габитова, 3 кыз һәм 1 оныкның яраткан әнисе һәм әбисе:
- Балалар үскән саен борчу-мәшәкать кенә түгел, бүләккә сорау да арта. Олы кызга айфон 5s алдык. Уртанчыга купшы күлмәк, алтын чылбыр. Кечкенә улыбызга планшет әзерләп куйдык. Анысына мәктәптән дә мавыктыргыч уен, янына "Киндер" янчыгы булыр дип уйлыйбыз. 1 яшьлек оныкка да матур кием белән курчак әзер инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа