Инвалидларны эш көтә
Соңгы елларда инвалидларга игътибар арта төште.
Алар хезмәт күрсәтүләр белән шөгыльләнүче биналарга тоткарлыксыз үтеп керә алсын өчен "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы булдырылды. Хезмәт белән тәэмин итү буенча да максатчан эш алып барыла. Ләкин махсус карарлар булса да, эш бирүчеләр физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә алырга атлыгып тормый. Сәбәп нәрсәдә?
Инвалидлар өчен эш урыннарын ел саен арттыру күздә тотыла. Моннан ике ел элек үк ил күләмендә 2013-2015 еллар эчендә 14 әр мең махсус эш урыны булдыру тәгаенланган иде. Төбәкләрнең бу эшне ничек алып баруына бәя бирелү көн кадагындагы мәсьәләгә җитди карауны таләп итә. Безнең Әлмәт районында физик мөмкинлекләрне эшкә урнаштыру ни дәрәҗәдә алып барыла икән? Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов билгеләп үткәнчә, 2012 елда квота хисабына, ягъни өстән бирелгән норма буенча тугыз инвалид эшкә урнаштырылган. Узган ел исә квота 6 предприятиегә билгеләнгән. 27 инвалидны торба заводы, пассажирлар автотранспорты предприятиесе берләшмәсе, "Алсу" оек-оекбаш фабрикасы, ,"Промтанс-А", "Әлмәт-Водоканал" " Әлмәт инженерлык-төзелеш компаниясе" җәмгыятьләре эш белән тәэмин иткән. Әлбәттә, барлык инвалидларга да эш тәкъдим итү мөмкин түгел. Аларның иң беренче чиратта сәламәтлеге, эшкә яраклылыгы, белем дәрәҗәсе, тәҗрибәсе игътибарга алына. Инвалидларга махсус эш урыны ясаучылар хөкүмәт тарафыннан хуплана гына. Мисал өчен, узган ел бер эш урыны оештыруга яки җиһазлар белән тәэмин итүгә каралган компенсация күләме 66 мең 200 сум булган. Быел компенсация күләме 3 мең 100 сумга арттырылган.
- Квота билгеләнүгә дә карамастан, барлык эш бирүчеләр дә бу программада катнашырга теләми. Алар физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аерым эш урыны булдыру күп чыгым сорый дип саный. Ә бит акча күп тотмыйча да мәсьәләне хәл итәргә була. Мәсәлән, өйгә узган ел "Аппак" җәмгыяте инвалид булган хисапчыга өендә генә эшләргә шарт тудырды. Кайберәүләр инвалидларны вахтер, каравылчы вазифаларына алып, видеокүзәтүләр урнаштырып аларның эшен җиңеләйтте. Икмәк заводы да инвалидлар эшли алсын өчен мөмкин булганча аларның хезмәтен механикалаштырды, - диде Минсәгыйть Насретдинов.
Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Татьяна Федоровская искәрткәнчә, билгеләнгән квота нигезенгә инвалидларны эшкә урнаштырудан баш тартканнарга яки эш урыны, җиһазлар белән тәэмин итмәгәннәргә карата административ җаваплылык каралган. Ә штраф күләме аз түгел - 5 меңнән 10 мең сумга кадәр. Алай гына да түгел, предприятиеләр мәшгульлек үзәгенә ай саен вакансияләр турында хәбәр итеп торырга тиешләр.
Быел 24 предприятиедә социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган 47 инвалид өчен эш калдырылган. Квота буенча 69 инвалид эш белән тәэмин ителергә тиеш. Эш бирүчеләрнең исемлеге билгеле. Тик кайбер җитәкчеләр пошаманда.
- Хәзерге вакытта "Әлмәт-Водоканал" җәмгыятендә физик мөмкинлеге чикләнгән 8 кеше хезмәт куя. Ел саен 3 инвалидны эшкә урнаштырырга кушалар. Димәк, аларның саны тагын да артачак. Безнең аларны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлегебез юк, - диде предприятие директоры Раушан Хафизов бу проблема уңаеннан уздырылган киңәшмәдә.
- Инвалидларны чынлыкта эш белән тәэмин итә алмаган предприятиеләр күп. Мәсәлән, бездә эш куркынычсыз түгел, котельныйлар, җиһазларның һәммәсе электр белән бәйле. Без аларга тагын нинди эш тәкъдим итик. Хисапчыларыбыз бар, моңа кадәр хезмәт куйган кешеләребезне эштән җибәрә алмыйбыз бит инде. Аннан котельныйларда эшләү өчен комиссия узу мәҗбүри. - "Светсервис" предприятиесе җитәкчесе Ринат Азизов әнә шулай өзгәләнде.
Менә шундый хәлләр. Эш бирүчеләрне дә, инвалидларны да аңларга була. Ләкин ничек кенә булса да дәүләтнең әлеге социаль сәясәте тормышка ашырылырга тиеш. "Әлмәт инженерлык-төзелеш компаниясе" җәмгыяте авыр хәлдән узган ел алты инвалид өчен махсус эш урыннары - каравылчы вазифаларын булдырып чыккан.
- Сүз дә юк, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә урнаштыру авыр. Ник дигәндә, без - төзелеш оешмасы, урамда, биеклектә эшлибез, зур физик көч таләп ителә торган эшләр башкарабыз. Сәламәт кешеләргә дә кыен. Шуңа күрә инвалидларны предприятиеләргә бүлгәндә эш урыннарындагы нечкәлекләр истә тотылсын, бу оешмаларга кызыксындыру чаралары каралсын иде. Инвалидларга ярдәм итәргә кирәклеген дә аңлыйбыз, - дип тәкъдиме белән уртаклашты "АИСК" начальнигы Наил Миннәхмәтов.
Инвалидлардан курыкмагыз, аларны эшкә урнаштырырга оялмагыз, алар да җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре -мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Людмила Мирвәлиеваның әлеге сүзләренә бәла аяк астында, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр урынында һәрберебез калырга мөмкин дип тә өстисе килә.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа