Көн темасы

18 ноябрьдә Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады.

Искәртеп үтәбез: кичә 19.25 сәгатьтә Казанда һәлакәткә юлыккан "Боинг"та булганнар арасында исән калучы юк дип фаразлана - барлыгы 50 кеше: 44 пассажир һәм экипаждан 6 кеше. Очкыч фаҗигасендә һәлак булганнарның исемлеге билгеле булды: араларында Татарстан Президентының улы Ирек Миңнехановның да булганы билгеле. Моннан тыш, корбаннар арасында Федераль Иминлек хезмәтенең республикадагы идарәсен җитәкләгән Александр Антонов та бар.


250