Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Этләрдән куркабыз

Шәһәребездә рәхәтләнеп ял итәрлек урыннар һәр микрорайонда диярлек барлыкка килде.

Аларга карап шатланып туймыйбыз. Ләкин биредә кәефне кыра торган күренешләр дә булып тора.

Әлмәтлеләр хәтер-лиләрдер әле, үзәк район шифаханәсе каршындагы агачлык элек ташландык хәлдә иде. Йөрергә куркыныч иде. Хәзер ул балаларның шатлыклы авазларыннан яңгырап тора. Төзекләндерелгән, артык агачлар кисеп ясалган «Саулык» паркы, чыннан да, күпләрнең яраткан урынына әверелде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен дә барлык мөмкинлекләр бар. Иренмә генә. Өлкәннәр дә, яшьләр дә иртә-кичен бу форсаттан файдалана. Парк әйләнәсе буенча сузылган тротуардан көне буена кеше өзелеп тормый. Тиеннәр аңа үзгә бер матурлык биреп тора. Аларны күрергә, чикләвекләр белән сыйларга башка микрорайонда яшәүчеләр дә киләләр. Инешендә исә җәен-кышын үрдәкләр йөзә.

Тик менә паркка ияләшкән этләр куркыта. Бу хакта сүз күп булды, әлбәттә. Шулай булса да, этләр саны кимемәде. Этләр үрдәкләргә, тиеннәргә ташлана, арттан ияреп йөри. Кешеләргә карап өргән чаклары да була.

Сүз уңаенда тагын бер проблемага тукталып үтәсе килә. Паркта тротуар бер генә. Велосипедчылар, самокатлар өчен дә юл салынса, әйбәт буласы булган. Тик бу күз уңыннан ычкындырылган. Өстәвенә монда прокат пункты да эшли. Бер тротуардан кешеләр дә, велосипедчылар да йөри. Арттан яки каршыга зур тизлектә килүчеләргә бәрелмәс өчен сикереп кала алсаң, яхшы инде.

Аннан яшьләргә тәрбия дә җитеп бетми – эскәмияләргә сузылып ятып-утырып көнбагыш чиртәләр, ә чүбен җиргә ташлыйлар. Югыйсә һәр эскәмия янында гына чүп савытлары да куелган. Шушы күренешләргә карап йөрәк әрни.

Гөлира Сибагатуллина, шәһәрдә яшәүче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса