Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Гаеп - үзебездә дә

Соңгы вакытта Әлмәттә җәмәгать транспорты тукталышларында электрон таблолар эшләмәде.

Җәмәгать транспортыннан файдаланучы әлмәтлеләр өчен бу хәл зур кыенлыклар тудырды.

Тукталышларда транспорт кайчан киләсен белмичә басып торган пассажирлар автобуслар һәм троллейбуслар хәрәкәтен күзәтүнең альтернатив ысулларын да эзләп арыдылар. Өч атна дәвамында электрон диспетчер я сүнгән булып чыкты, я булмаса «Сервер белән элемтә юк» дигән язманы «балкытты».

Әлмәттә транспорт-ның хәрәкәт расписаниесен күрсәтеп тора торган электрон таблолар барлыкка килгәнгә әле чагыштырмача күп узмады. Үзенчә алар бик изге максатны күздә тотып урнаштырылган иде - пассажирларга үзләренә кирәкле автобус яки троллейбусның кайчан киләчәген белгертеп, җаннарына җылы биреп торды алар.

Тик менә соңгы өч атнада электрон диспетчерларның «йөзләре» караңгы-ланып калды. Сервер белән элемтә өзелде.Прогрессив карашлы, укымышлы әлмәтлеләр югалып калмады - «Акыллы транспорт» кушымтасыннан файдаланып, транспорт хәрәкәте графигын кү-зәтте, ә инде консерватив төркем, әйтик, әлеге кушымтасы булмаган яки кәрәзле телефоннан файдалана белмәүче кешеләр үткәргеч чыбыкларның селкенгәненә карап, менә хәзер троллейбус килергә тиеш дигән өмет белән тукталышта басып тора бирделәр.

Ачыкланганча, эк-раннарның эшләми башлавы техник эшләр башкарылу белән бәйле булган икән. Белгечләр серверны күчергәннәр булып чыкты.

- Сервер - ул гомуми үзәк. Аны күчердек, көйләп-эшләтеп җибәр-дек. Бүгенгә эшләр төгәлләнде инде, - дип аңлатма бирде үсеш департаментының ПТО бүлеге начальнигы Дмитрий Краснов.

Шулаен шулай да... Тик гомуми электрон үзәкне күчерү - таб-лолар эшләмәүнең бердәнбер сәбәбе генә түгел икән. Дүрт тукталышта проблемалар әлмәтлеләр гаебе белән килеп чыккан.

- Моның сәбәбе - ван-дализм очраклары. Кешеләр таблоларның үткәргеч чыбыкларын боралар, тарталар, хәтта баганага хәтле менәләр, - дип сөйли  Дмитрий Краснов.

Бүгенге көнгә Әлмәт-тә электрон табло урнаштырылган 18 тукталыш исәпләнә. 14 ендә таблолар эшли инде, ә менә дүртесендә өзел-гән үткәргечләрне алыштырасы бар.

Эшләр бер-ике атна дәвамында төгәллә-нергә тиеш.

Гөлфия Ханова әзерләде

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса