Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Чокырларны ямый башладылар

Кар сулары шәһәр урамнары буйлап ага тора, юллардагы җимерек, чокыр-чакырлы урыннар ачыла тора.

Иртән-иртүк әлмәтлеләр шул чокырларга абына-сөртенә, тоташ бозлавыкка әйләнгән тротуарлар буйлап тая-тая эшкә чапса, кичен лычма суга батып өйләренә кайтып керә.

Март аенда туктаусыз яуган яңгыры да тәмам теңкәгә тиде. Хәзер инде яңгыр астында кар чистартып торучы юлчыларны һәм юл техникасы эшләгәнен ешрак күрә башладык. Кыш буена шәһәр урамнарыннан, ишегалларыннан чыгарып түгелмичә калган кар өемнәре эреп, бөтен җир су белән тулгач, юлчылар да активлаша төште. Анда-монда асфальт белән чокыр ямап йөрүчеләре дә очрап тора. Чокыр ремонтына шәһәр юллар идарәсе ныклап тотынды инде дисәк тә була. Әле көзен генә тигез күренгән урыннарда бүген инде шактый зур чокырлар барлыкка килгән.

Әлмәт шәһәр юллар ида-рәсе чокырларны ремонтлау эше елдагыча салкын һәм кайнар асфальт кулланып башкарыла дип хәбәр итте. Бүгенге көндә  Бигәш, Совет, Фәхретдин, Зарипов, Әминов, Галиев, Ленин, 8 Март, Сөләйманова, Гагарин, Белоглазов урамнарында ремонт бара. Барлыгы 150 кв. метр мәйданда эш башкарылган инде. Аварияле участокларны билгеләү өчен предприятие мастеры көн дә урамнардагы юлларга күзәтү ясый, иң беренче чиратта ремонт ясалырга тиешле урыннарны билгели. Һава торышы җайлану белән юллардагы чокырлар кайнар асфальт-бетон катнашмасы белән ямалачак, дип ышандырды белгечләр.

Юллардагы чокырларны ямау процессына килгәндә, проблемалы участокны алдан чүп-чар, тузаннан һәм пычрактан чистарталар, аннан соң чокырның төбен һәм як-ягын сыек яки сыегайтылган битум белән эшкәртәләр. Соңгы этап - чокырны кайнар һәм салкын асфальт белән тутыру, кирәкле формага кадәр тигезләү. Әлеге эшләр  җире-нә җиткереп башкарылса, чокыр озак ачылмаячак.

Узган елгы чокыр ремонты булган урыннарның күбесе инде җимерелеп беткән - димәк, эш сыйфатсыз башкарылган дигән нә-тиҗә ясарга була.

График һәм тәртипкә ки-терү планлаштырыла торган юллар исемлеге турында да әлмәтлеләргә алдан хәбәр ителәчәк, дип ышандырды белгечләр.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса