Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Әлмәттә күпфатирлы йортта яшәүчеләр су баскан подъезддан зарлана

Анда эрегән кар сулары ага һәм бу проблема узган ел да булган.

Әлмәтнең күп фатирлы йортларының берсендә яшәүчеләр белән эрегән кар сулары арасындагы тигезсез көрәш беренче ел гына дәвам итми. «ЮВТ-24» төшерү төркеме узган язда ук урынга чыккан иде инде.

Ел саен монда яшәүчеләр өчен эрегән кар сулары зур проблемага әверелә һәм алар инде 22 ел шулай интегә икән. 

Подъездда нигездә пенсионерлар һәм инвалидлар яши. Алар арасында туксан биш яшьлек пенсионер һәм Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүче дә бар.
 

"Ни өчен йорт идарәсе җавап бирми, монда нәрсә булганын беләләр бит. Каршыдагы йортта керү баскычыкүтәртелеп ясалган", – дип аптырыйлар.

Квартира хуҗалары прокуратурага да мөрәҗәгать иткәннәр.

Бер ел элек "Новация" идарәче компаниясендә журналистларның соравына болай җавап биргән:

"Анда авышлыкны үзгәртергә кирәк,  су керү өлешенә түгел, ә яшел зонага китсен өчен. Кара кабул ителәч, сезгә хәбәр итәрбез", - дип аңлатма бирә  ул вакытта "Новация" ҖЧҖ директоры Ольга Гребнева.

Шул вакыттан бирле идарәче компаниянең директоры үзгәргән. "Комментарийны без тавыш хәбәрендә генә ала алдык",- ди журналистлар:

"Җәяүлеләр юлларын брусчатка белән төзекләндергәннән соң, эрегән суларга агып китү авыр. Идарәче компания көче белән көн саен йорт периметры буенча ливневкаларны чистарту башкарыла, ләкин бу подъездны су басудан коткара алмый. Халык мөрәҗәгате буенча идарәче компания үсеш департаменты белән берлектә тикшерү уздырды, нәтиҗәдә әлеге проблеманы бетерү өчен подрядчыларга мөрәҗәгать итәргә карар ителде", – дип хәбәр итте «Новация»  ҖЧҖ директоры Лилия Әхмәдшина.

Идарәче компания җитәкчесе сүзләренчә, тикшерү быелның 13 мартында үткәрелгән. Елдан-ел кабатлана торган хәлне үзгәртү өчен күпме вакыт кирәк булачагы билгесез. Әмма проблема хәл ителмәсә, яшәүчеләр республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә ниятли.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса