Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда ялкөннәрендә +7 градуска кадәр җылыта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәритә.
Синоптиклар шимбә көнне алмашынучан болытлы һава һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлый. Төнлә температура 0 дән -4 градуска кадәр, ә көндез +2 ... +7 градуска кадәр җылытачак.
Юлларда бозлавык саклана, урыны белән көчле. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә игътибарлы булырга кирәк.
Гадәттә март аенда уртача температура -5... -9 градуст ирәсендә тора, әмма соңгы вакытта җылынулар ешрак була бара.