Һава торышы

Әлмәттә хоккей сезоны ачылды

Шәһәрдә югары хоккей лигасы 6 нчы чемпионатының беренче матчы узды. Сезон ачылу зур бәйрәмгә әйләнде.

"Юбилейный" Спорт сарае каршында ишегалды командалары флорболда көч сынашты, хоккей темасына бәйгеләр оештырылды, артистлар чыгыш ясады, "Нефтяник" командасына теләктәшлек белдерүчеләр төркеме бәйрәм тамашасы күрсәтте. Тантанага "Татнефть" компаниясе генераль директоры Наил Маганов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да килде. Кунаклар спортчыларга уңышлар теләде һәм символик рәвештә алка ыргытып, чемпионатка старт бирде.