Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Һава торышы

Әлмәт спортчылары кикбоксинг буенча дөнья чемпионатында катнашачак

22-26 гыйнвар көннәрендә Башкортстанның Туймазы шәһәрендә клублар арасында кикбоксинг буенча Россия чемпионаты үткәрелде.

Биредә илебезнң төрле шәһәрләреннән 600ләп спортчы катнашты.
"Алга" спорт клубыннан 20 кеше Әлмәт данын яклап көч сынашты. Нәтиҗәдә якташларыбыз арасыннан 17 спортчы призлы урыннар яулады. Болар тренерлар Марат һәм Тимур Гыймаевлар, Андей Рыжиков укучылары.
6 спортчы Регина Рикмушина, Адилә Мөхәммәтҗанова, Ширхан Гусейнов, Роман Овчинников, Арман Мартиросян һәм Илнур Габитовларга беренче булырга насыйп булды. Нәтиҗәдә әлеге спортчылар Россия җыелма командасына эләктеләр һәм Австриягә чакыру алдылар.
Апрель аенда анда кикбоксинг буенча Дөнья кубогы үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250