Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ришвәтчелектә гаепләнгән акушер-гинеколог тюэше буенча хөкем карары чыгарылды

Әлмәттә табиб эше буенча суд узды.

Әлмәт шәһәр судында табиб-гинекологка карата җинаять эшен карау төгәлләнде. Аны сигез ришвәт алуда гаепләделәр. Гаепләү ягы 5 ел ярым ирегеннән мәхрүм итү һәм ярты миллион сум штраф рәвешендә җәза бирүне таләп итте. Яклау ягы үз чиратында гаепләүнең каршылыклы төзелүенә басым ясады. Хөкем ителүче үзе дә судка язма гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Нәтиҗәдә суд табибны барлык пунктлар буенча аклады. Аның бүлек мөдире вазифасына кире кайту хокукы бар.