Әлмәтленең алимент буенча 1,3 млн сум бурычы җыелган
Гаепләнүченең рәсми булмаган кереме булган.
Әлмәтленең алимент буенча 1,3 млн сум бурычы җыелган
Гаепләнүченең рәсми булмаган кереме булган.
Әлмәттә ир-атка алимент түләмәгәне өчен җәза биргәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаепләнүченең рәсми булмаган кереме булган, ләкин ул аны приставлардан яшергән һәм акчаны үзенә сарыф иткән. Нәтиҗәдә аның балалары алдындагы бурычы 1,3 миллион сумнан артып киткән.
Судта ул үз гаебен тулысынча таныды. Йомшарткыч шартларны исәпкә алып, аны гаепле дип таныдылар һәм 240 сәгать мәҗбүри эшләргә җәза билгеләделәр.
Хөкем әлегә үз көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia