Әлмәт фирмаларының берсе эшчеләргә хезмәт хакы түләмәгән
Әлмәттә бер оешма эшчеләргә хезмәт хакын түләмәгән.
Әлмәт фирмаларының берсе эшчеләргә хезмәт хакы түләмәгән
Әлмәттә прокуратура җирле фирма эшчәнлегендә хокук бозуларны ачыклаган. Ачыкланганча, хезмәткәрләр 2025 елның феврале өчен хезмәт хакы алмаган һәм эштән киткәндә исәп-хисапны да алмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура җинаять эше кузгатуны таләп итте. Фирма директорын «өч айдан артык хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, пособиеләр һәм закон тарафыннан билгеләнгән башка түләүләрне өлешчә түләмәү" маддәсе буенча гаеплиләр.
Гражданнарның хезмәт хокукларын торгызу һәм тикшерү барышы-контрольдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia