Әлмәтле кабат аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен чит ил машинасыннан колак какты
Ир-атны мондый хокук бозу өчен штрафка тартканнар инде.
Әлмәтле кабат аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен чит ил машинасыннан колак какты
Ир-атны мондый хокук бозу өчен штрафка тартканнар инде.
Әлмәт суды 40 яшьлек җирле кешене кабат исерек килеш йөрүдә гаепле дип тапты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен штраф алган инде.
Тикшерү версиясе буенча, узган елның 18 июлендә әлмәтле «Порш Каен» автомобиле руле артына утырган. Ул исерек хәлдә була һәм яңадан ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләгә.
Суд аңа 250 сәгать мәҗбүри эш билгеләде, шулай ук ике ел ярымга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итте. Моннан тыш, автомобильне дәүләт файдасына алганнар.
Суд карарына шикаять бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia