Әлмәттә элемтә салонын талаган өч татарстанлыны балигъ булмаганнарны җәлеп итеп җинаятьләр кылуда гаеплиләр
Быелның гыйнварында җинаятьчеләр Әлмәт элемтә салонының тәрәзәсен ватып, 158 мең сумлык телефоннар урлаганнар.

Әлмәттә элемтә салонын талаган өч татарстанлыны балигъ булмаганнарны җәлеп итеп җинаять кылуда гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә. Быелның гыйнварында Яр Чаллыда җинаятьчеләр кибетне «чистартканнар», үзләре белән гомуми суммасы 332 мең сумнан артык булган 19 телефон алып киткәннәр. Моның белән генә тукталып калмыйча, алар ике көннән Әлмәттә яңа җинаять кыла. Бу юлы аларның максаты сату офисы булды, аннан алар гомуми бәясе 158 мең сумнан артык булган 10 телефонны урлыйлар.
Расланган гаепләү бәяләмәләре белән җинаять эшләре асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia