Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләр мошенникларга өч миллион сумга якын акча биргән

Ике әлмәтлене мошенниклар 3 миллион сумга алдаган.

 

Әлмәтлеләр мошенникларга өч миллион сумга якын акча биргән
Зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.

Ике әлмәтле, мошенникларга ышанып, өч миллион сум югалткан. Бу хакта ТР эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Зыян күрүчеләр полициягә бер үк вакытта мөрәҗәгать иткән. Икесе дә аларга таныш булмаган кешеләр шалтыратулары һәм инвестиция проектларына акча кертергә тәкъдим итүләре турында сөйләделәр.

64 яшьлек ир-ат, өстәмә табышка өметләнеп, мошенникларга 905 мең сум күчергән. Икенче зыян күрүче аферистларга 1 миллион 836 мең сум биргән, аларның күп өлешен кредитка алган.

Хәзер «Мошенниклык» маддәсе буенча тикшерү алып барыла. Җинаятьчеләр Россиянең төрле төбәкләрендә һәм хәтта чит илләрдә теркәлгән телефоннарны кулланганлыгы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса