Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар котыра, полициядә кадрлар кытлыгы

Кырыгалдарлар әлмәтлеләрне алдый бирәләр. Узган елны гына да 663 кеше аларның кармагына эләккән.

Хокук тәртибе сагында тору - җаваплы хезмәт.

Әлмәт эчке эшләр бүлегендә җирле матбугат чаралары белән булып узган очрашуда сүз нигездә мошенниклар һәм кадрлар кытлыгы турында барды.

Бүлек начальнигы Олим Отакулов соңгы елларда кырыгалдарлар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең арта баруын бәян итеп узды.

- Гомуми җинаятьчелек күрсәткечләренә килгәндә, аларның саны узган елны 2754 очрак тәшкил итте, өченче ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 0,6 процентка кимрәк. Авыр җинаять кылулар шактый - 874 тән 682 гә кимеде. Узган елны безнең тарафтан 880 җинаять эше ачыкланды. Еллар дәвамында алып барылган 31 җинаять эше судка җибәрелде, - дип таныштырды полиция полковнигы.

Гомумән алганда әлмәтлеләр мошенникларга 290 миллион сум акча күчергән. Шулай, элек чегән халкы алдап интектерә иде, хәзер аларны «күренмәс» кибермошенниклар алыштырды. Әйе, без аларны күрмибез, ә менә алар ничектер акчалы кешеләрне дә тиз табалар, шул акчаларны алардан нинди сылтама белән тартып алырга мөмкин икәнен дә беләләр. Картларны гына түгел, яшьләрне, ә хәзер инде балаларны да алдый алар.

Аферистларны хокук сакчылары бөтен Россия буйлап эзлиләр - Пермь, Сызрань, Санкт-Петербург, Новосибирск, Ижевск һәм Мәскәү якларына командировкалар даими булып тора икән. Оператив эзләнү чаралары, әлбәттә, нәтиҗәсез узмый - хәзерге вакытта 63 җинаятьчегә карата эш ачылган, банк счетыннан акча урлаган 30 җинаятьченең эше судка юлланган. Шулай ук узган ел Әлмәт хокук саклаучылары 47 икътисади һәм 27 коррупцион җинаятьләрне дә ачыклаганнар. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә генә дә 9 җинаять кылынган. Коррупция схемаларын ачып, полиция хезмәткәрләре бюджетка 350 миллион сумга якын акча кайтара алган. Вазифаи затлар кылган җинаятьләр һәм ришвәтчелек иң алгы урыннарны били. 

Олим Отакулов кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды.

- Кадрлар җитешми, хәзер моңа кагылышлы сан узган ел 124 берәмлеккә, ягъни 30% ка кадәр артты, ә хәзер инде 131 берәмлек тәшкил итә. 30 лап участковый кирәк, патруль-пост хезмәтендә 23, җинаятьчеләрне эзләүдә 14, гаепләнүчеләрне һәм шикләнелүчеләрне тоту өчен махсус учреждениеләрдә эшләүчеләр өчен 19, тикшерү бүлегендә 10, дежур частьта 5, икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегендә 4 урын әлегә буш тора, - дип хәбәр итте Әлмәт полиция бүлеге башлыгы.

Әлеге саннар уйланырга мәҗбүр итә. Безне сакларга, якларга тиешле хокук саклаучыларның рәте сирәгәя түгелме? Хөкүмәтебез киләчәктә әлеге авыр, ләкин кирәкле хезмәт башкаручыларга карата кызыксындыру чараларын тизрәк кабул итсен һәм гамәлгә кертсен иде.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса