Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт кешесе 5,2 миллион сумга законсыз тәмәке саткан

Маркировкаланмаган товарның гомуми бәясе 5,2 млн сумнан артып киткән.

 

Әлмәттә суд 65 яшьлек әлмәтлегә хөкем карары чыгарды. Ир-атны махсус (акциз) маркировкаланырга тиешле маркировкаланмаган әйберләрне сатып алуда, саклауда һәм сату максатларында аеруча зур күләмдә ташуда гаепле дип таптылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш материалларына караганда, 2022 елның мартыннан ноябренә кадәр ир-ат маркировкаланмаган тәмәке әйберләре сатып алган һәм аларны Әлмәттәге сәүдә нокталарына тараткан, шулай ук өендә саклаган. Аннары ул бу эшләнмәләрне аның җинаятьчел ниятләре турында белмәгән кибет хезмәткәрләре аша саткан. Маркировкаланмаган товарның гомуми бәясе 5,2 млн сумнан артып киткән.

Гаебен ир-ат өлешчә таныган. Суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф белән 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса