20 яшьлек әлмәтлегә мошенникларга ярдәм иткәне өчен 6 елга кадәр төрмә яный
Зыян күрүчеләрне «сезнең туганыгыз бәлагә эләкте» классик схемасы буенча алдаганнар.
Егет аферистларда курьер булып акча эшләгән һәм җирле халыктан 1,5 млн сумнан артык урлаган, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында. Җинаятьчел эш белән егет нибары бер ай-февральдән мартка кадәр шөгыльләнә. Ләкин шул вакыт эчендә аңа акчаны шәһәрнең дүрт өлкән кешесе бирде. Зыян күрүчеләрне «сезнең туганыгыз бәлагә эләкте» классик схемасы буенча алдаганнар. Алар чын күңелдән якыннарын «кылынган җинаятьләр өчен» күңелсезлекләрдән коткаралар дип санаганнар. Пенсионерлар «кармак»ка эләккәч, аларга 20 яшьлек курьерны җибәргәннәр. Ул корбаннардан акча алган һәм аларны «эш бирүчеләр» счетына күчергән, акчаларның бер өлешен үзенә калдырган. Егеткә карата РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2, 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләү бәяләмәсен Казан прокуратурасы раслады. Алда-суд. Мошенниклар курьерына алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа