Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә суд каршына баласын кыйнаган әти кеше басты

Җинаять эшен яклар татулашу сәбәпле туктаттылар.

Әлмәттә суд каршына кеше үтерү белән янау һәм баланы кыйнауда гаепләнгән әлмәтле басты. Ачыкланганча, эш фигуранты, исерек хәлдә, ачуланышу вакытында улын кыйнаган. Аннары аны стенага кысты да, бугазына баса-баса: «Мин сине үтерәм», - ди. Билгеләп үтелгәнчә ир-ат үзен агрессив тоткан. Судта ир-ат гаепләү белән ризалашкан.

Утырышта шәһәр кешесе гафу үтенгән һәм үкенгән. Зыян күрүче балигъ булмаган һәм аның әнисе судтан якларны татулаштыру өчен җинаять эшен туктатуны сорый. Җинаять эшен туктаттылар, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса