Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтле машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде

Моннан тыш, ир-атка штраф түләргә туры киләчәк.

Әлмәт шәһәр судында исерек килеш автомобиль йөртү турындагы чираттагы эшне карадылар.

Эш материаллары буенча, хокук саклаучылар автомобильне туктаткан. Машина йөртүчедә исереклек билгеләре күренә иде. Медицина тикшерүен узудан ул баш тарта. Шәһәр кешесе суд утырышына килми. Мировой судья карар чыгарды – ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләделәр.

Карар законлы көченә керде, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса