Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кунакның яңагын сындырган кафе сакчысын хөкем иттеләр

Зыян күрүченең сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китергән.

Әлмәттә кунак белән сугышкан 29 яшьлек кафе сакчысына хөкем карары чыгарылды. Аңа «сәламәтлеккә уртача авырлыктагы аңлы рәвештә зыян китерү»дә гаепләүләр белдерелә.

Эш материаллары буенча, кунак белән хезмәткәр арасындагы инцидент кафеда булган. Гаепләнүче ял итүчеләрнең берсе белән конфликт вакытында аның йөзенә берничә тапкыр йодрыгы белән суккан. Зыян күрүченең яңагы  сынган. Ни өчен конфликт килеп чыкканлыгы төгәл әйтелми.

Әлмәт кешесе үз гаебен таныды. Аңа җиде айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса