Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар халыкны алдауның яңа ысулын тапкан

Телефон мошенниклары Россия халкына видеоэлемтә аша шалтырата башлаган. Алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра һәм офиста эшләгән булып кылана.

Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр иң элек мессенджердан яки гадәти телефон элемтәсеннән шалтырата. Әгәр сөйләшүче үзе белән банк хезмәткәре сөйләшүенә ышанмый икән, җинаятьче видеоэлемтә аша кире шалтырата, банк офисыннан эшләүне күрсәтә икән. Бу хакта РИА Новости яза.

«Соңыннан җинаятьчеләр банк клиентының акчаларын кулга төшерү өчен стандарт схемаларны куллана – кредит теркәргә, телефон номерын алмаштырырга, акчаларны «куркынычсыз» счетка күчерергә, банк кушымтасын яңартырга күндерә башлый яки банк клиентының шәхси кабинетына керү өчен төрле сәбәп белән СМС-кодларны сорыйлар», – диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса