Әлмәттә яшәүче хатын-кызның картасыннан мошенниклар 15 мең сум акча урлаганнар
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче хатын-кызның картасыннан мошенниклар 15 мең сум акча урлаганнар

Нинди банк хезмәтеннән файдалануы турында ханым мошенникларга үзе сөйләгән.

Полиция дежур частенә Әлмәттә яшәүче 47 яшьлек хатын-кыздан акча урлау турында гариза килгән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүченең телефонына билгесез номердан банкларның берсендә куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре исеменнән ир-ат шалтырата һәм каракларның банк картасыннан акчаларны билгесез счетка күчерергә маташуын хәбәр итә. Ханым алар атаган банк хезмәтеннән файдаланмавын, ә башка банк клиенты булуын әйтә. Шалтыратучы шунда ук хатын-кызга барлык акчасын куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итә. Хатын-кыз барлык шартларны да үтәп, бөтен мәгълүматны җиткерә. Шуннан соң аның кесә телефонына картасыннан акча күчерелү турында смс-хәбәр килә. Китерелгән зыянның күләме 15 000 сумны тәшкил итә.
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге +7495 яки +7499 номерларыннан килгән шалтыратуларга җавап бирмәскә киңәш итә. Беркайчан да шалтыратучыларга 16 яки 18 саннан торган карта номеры (PAN), картаның PIN-кодын, карта хуҗасының исеме һәм фамилиясен, картаның кире ягында саннар (CVC/CVC2, CVV2, CVV2, CVP/CVP2), смс кодын, картаның гамәлдә булу срогын әйтергә ярамый!

Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да сездән бу мәгълүматларны сорамый. Уяу булыгыз!

 


Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте