Әлмәт балалар поликлиникасы мөдире, 18 табиб коронавирустан прививка ясаттылар
Әлмәттә коронавирус инфекциясеннән массакүләм вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә.
Covid-19дан перинаталь үзәкле Әлмәт балалар хастаханәсе поликлиникасы мөдире, 18 табиб һәм шәфкать туташы прививка ясаттылар. Бу хакта туры эфир вакытында ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
"Вакцинация йогышнлы авыруны җиңел формада кичерергә, авыруның авыр формаларын булдырмаска мөмкинлек бирә", - диде Нагуманов.
Үрнәк итеп ул балалар поликлиникасы мөдире Тамара Черемисинаны, шулай ук аның командасын — 18 табиб һәм шәфкать туташы китерде, алар коронавирустан прививка ясатканнар.
"Гадәттә, шикләр һәм сораулар туа: „Мин прививкадан куркам, миңа ышанычлы мисаллар күрсәтегез“диләр. Менә бер мисал - Тамара Федоровна Черемисина - танылган табиблар династиясен дәвам итүче, поликлиника мөдире. Күпме бала аның куллары аша үтеп, лаеклы дәвалау алган. Шикләнмәгез. Мәҗбүри рәвештә прививка ясатырга кирәк. Зинһар, прививка ясатыгыз", — дип өндәде Нагуманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа