Әлмәттә коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган

Татарстанда коронавирус белән авыруның 53 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә коронавирусның яңа 53 очрагы ачыкланган. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

4 мартка Татарстанда 18 184 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле  14 842 (+59) кеше терелгән.

86 870 кеше вакцинацияләнгән. 20 506 кеше 2 нче дозаны алган.

 

Вакцинациягә РФның Дәүләт хезмәтләре порталы, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә, 122 номерына шалтыратып, күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп һәм хастаханәләргә шалтыратып язылырга мөмкин.