Тагын 4 татарстанлы коронавирус корбаны булган
Коронавирус

Тагын 4 татарстанлы коронавирус корбаны булган

Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән.

Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстанда 1940, 1947, 1954 елларда туган хатын-кызлар һәм 1950 елда туган ир-ат ковид корбаны булган.

Шулай итеп, республикада коронавирустан барлыгы 347 кеше үлгән.