Татарстанда COVID-19 белән тагын 87 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 87 очрагы ачыкланган. 46 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 41 кеше өйдә дәвалана.
⠀
4 гыйнварга Татарстанда 13 633 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 10 798 (+21) кеше терелгән.