Әлмәттә йорт янган
Фаҗигаләр

Әлмәттә йорт янган

Йортның түбәсе яна.

3 сентябрьдә 10 сәгать 41 минутта Әлмәт районы Красноармейка мкр Садовая урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Урынга килгән яңгыр сүндерүчеләр түбәнең януын ачыклый.  Янгынның мәйданы 80 кв. м. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 

Янгынның башлангыч сәбәбе-ризык әзерләгәндә ут белән саксыз эш итү.