8, 10 яшьлек кызлар зыян күргән.
«Татар-информ» Әлмәтнең Шевченко урамындагы фатирларның берсендә ике бала сөрем газы белән агуланганын хәбәр итә.
Зыян күрүчеләр — 10 һәм 8 яшьлек кызлар, аларны җирле балалар хастаханәсенә салганнар. Балаларның хәле уртача авырлык дәрәҗәсендә бәяләнә. Хәзерге вакытта булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.